Ышаныч көч һәм стимул бирә
Махсус хәрби операциядә катнашучы Мәлләтамак авылы егете Марсель Насаев кыска вакытлы ялга кайтып китте
Ватанны якларга әзер егет турында инша
Мөслим гимназиясенең 4"В" сыйныфы укучысы Самир Насаев, “Минем гаиләм герое” республика конкурсына әтисе турында инша язып, күңелгә үтеп керерлек кичерешләре белән жюри күңелен яулады.
“Минем әтием – иң батыры, иң яхшысы. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган әтием 2022 елның октябрь аенда мобилизацияләнде. Өлешчә мобилизация башлангач, күп ир-атлар курыкты һәм башка илгә китте. Минем әтием андый түгел. Ул Ватанны һәм үз гаиләсен якларга кирәклеген аңлый. Ул булмаса, безне һәм башкаларны кем яклар?! Ул хәтта армиядә хезмәт иткән елларын да җылылык белән искә ала. Әтием туган ягыннан еракта, Хабаровск өлкәсендә элемтәче булып хезмәт иткән. Мин әтиемне бик яратам! Ул – җир йөзендәге иң әйбәт әти! Әтинең ялга кайтуын түземсезлек белән көтәм! Сугыш тизрәк бетсен һәм әти өйгә кайтсын иде! Ялга гына түгел, бөтенләйгә. Мин әтием белән бик горурланам! Махсус хәрби операциягә бармаган булса да, минем өчен ул герой булыр иде”. Сабый язган әлеге сүзләрдә аңлатып бетереп булмаслык сагыну, ярату чагылыш тапкан.
Беренче һәм икенче дәрәҗәдәге медальләр иясе
Беренче һәм икенче дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык өчен” медальләре иясе Марсель Насаев – Мәлләтамак авылы егете. Өлешчә мобилизация башланганда, ул ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесендә эшли торган була.
– Марсель – оешмада иң җитез һәм ярдәмчел егетләрнең берсе. Ул ашлык киптерү җайланмасында оператор булып эшли иде. “МХОгә бармый калу җаен карамыйсыңмы? Бәлки, шәһәргә китәрсең?” – дигәч, Марсель ике әйтерлек урын калдырмады. “Мин качып йөрергә җыенмыйм! Илне сакларга мин кирәк икән, һичшиксез, барачакмын!” – диде, – ди хезмәттәшләре.
Марсель юлга кузгалганда, олы улларына – 6 яшь, кечкенәләренә 1 ай гына була. Бүген Самир – 4 сыйныф укучысы. Энесе Әмиргә 19 сентябрьдә 4 яшь тула.
Нет комментариев