Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

“Туасы таңнарга өметебез зур!”

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кыска вакытлы яллар бирелә. Чираттагы ялга кайткан райондашыбыз Артур Асылгәрәев һәм аның гаиләсе белән күрештек.

Артур Асылгәрәев өлешчә мобилизация шартларында 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә алынган иде. Артур икенче тапкыр ялга кайтты.

– Артур белән без – бер алманың ике яртысы кебек. Янымда булмагач, кайвакыт һава җитмәгән кебек тоела. Балалар да әтиләренең яныбызда булмавын бик авыр кичерәләр, – ди тормыш иптәше Лилия.

– Туган якта, якыннар янында көннәр бик тиз үтә. Беренче мәртәбә ялга кайтуым июль аена – кызым Каролинаның туган көненә туры килгәч, бик сөендем. Балалардан аерылу әти-әни белән аерылудан да авыррак икән. Сабыйларның күзләрендә – мөлдерәмә яшь. “Әти, тагын ташлап китәсеңмени?!” – диләр кебек. Аңламый шул әле алар. Безгә балаларыбызның якты киләчәге, илебез иминлеге өчен китәргә һәм җиңү белән әйләнеп кайтырга кирәк! – ди Артур.

Артур – Мари Бүләр авылы егете. Мәктәпне тәмамлагач, юрист белгечлеген алган. Хәрби хезмәтне эчке гаскәрләрдә үткән. Махсус хәрби операциягә алынганчы Артурның шәхси кибете бар иде. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Фото – Артур Асылгәрәевның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев