Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туганлык җепләрен саклап

Изге туган җирне, туган нигезне мәңге онытырлык түгел! Шундый матур, әкияттәгедәй табигать кочагына – бормаланып аккан Ык елгасы буена урнашкан туган авылым Салауз-Мухан

 Шушы авылда минем иң кадерле газизләрем – әтием Сәгадәт Ганиев әнием Мөсәббиха белән күркәм гаилә корганнар. Алар өч балага – абыйларым Салаватка, Рафаэльгә һәм миңа гомер бүләк иттеләр. Кечкенәдән безне шәфкатьле, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм һәркемгә ачык йөзле булырга өйрәтеп үстерделәр, дөрес тәрбия бирделәр. Мең-мең рәхмәт әти-әниебезгә. Туган авылыбызга аяк баскан саен күңелләрдә һәрвакыт шундый матур һәм кадерле истәлекләр яңара. Авылга кайту белән иң элек мәрхүмнәребезнең мәңгелек йортына аяк атлыйбыз. Анда әти-әниебез һәм Рафаэль абыебызның улы Азатның каберләрен зиярәт кылып, догаларбызыны укып кайтабыз. Рухларыгыз шат, урыннарыгыз оҗмахта булсын, кадерлеләребез!

Әйткәнемчә, авылга аяк басу белән балачак һәм яшьлек елларыбыз искә төшә. Бала чагыбыз, яшьлек елларыбыз һәрвакыт эш-мәшкатьләр белән узса да, бик күңелле һәм кызыклы узды. Абыйларым белән бергәләп урам малайлары белән туп тибүләр, Рафаэль абыем ясаган агач мылтыкларны асып атышлы уйнавыбыз, кыш көннәрендә карга бата-чума тау шууларыбыз, җәй көннәрендә Ыкта ярыша-ярыша су коенулар, әрәмәдә бергәләп карлыган, бөрлегән җыюларыбыз – барысы да матур һәм күңелле мизгелләр булып хәтер сандыкларымда саклана.

Мәктәп еллары да хатирәләргә, истәлекләргә бай булды безнең. Без өчебез дә Рус Шуган урта мәктәбенә укырга йөрдек. Олы абыем шушы мәктәпне уңышлы тәмамлап Казан авиация институтына укырга керде. Ә без Рафаэль абыем белән квартирада торып укуыбызны дәвам иттек. Икебез бергә кыш көне чаңгыда укырга юл тота идек, ә яз һәм җәй айларында мотоциклда элдерттек. Шул юлларда йөргәндә, абыем мине мотоциклда йөрергә дә өйрәтте. Шулай итеп, без бер кашыктан ашап, шатлыкларны бергә бүлешеп үстек.

Еллар узып, абыем Рафаэльнең дә хәрби хезмәткә барыр вакыты җитте. Армия хезмәтенең ул иң абруйлысын – Хәрби диңгез флотын сайлады һәм өч ел дәвамында Тын океан киңлекләрендә хезмәт итеп кайтты. Армия хезмәтеннән кайткан егетне урта һәм югары уку йортлары да бишкуллап каршы алдылар. Ул Чистай автомеханика техникумына укырга кереп, аны да уңышлы тәмамлады. Үз бәхетен абыем бары тик туган җирдә генә күрде. Шуңа күрә дә чит җирләргә китмичә, туган авылыбызда механизатор, комбайнер булып эшләде, хезмәтендә алдынгы урыннарны яулап, төрле Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Рафаэль абыем – бик иҗади күңелле кеше. Шуңа да ул яшьтән үк авыл мәдәният йортында узган бер генә чарадан да читтә калмады. Төрле спектакльләрдә катнашып, аның тарафыннан күпме матур рольләр сәхнәләштерелде. Күпвакыт аңа төп рольләрне башкарырга туры килә иде һәм ул рольләрне авылдашларыбыз да, тамашачылар да яратып кабул иттеләр. Шундый сәнгатькә гашыйк җан инде ул Рафаэль абыем.

Абыем үзлегеннән Коръән укырга да өйрәнде. Аять-сүрәләрне яттан белә, биш вакыт намаз укый. Күп кенә сүрәләр һәм аятьләрне мин дә абыемнан өйрәндем.

Рафаэль абыебыз төп йортта гомер итә иде. Берьялгызы тормыш көтсә дә, җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә үстерде. Кош-кортлар да асрады. Махсус хәрби операция башлангач та абыебыз шунда китәргә җыена башлады. Ул үзен һәрвакыт шундагы егетләр янында күрде: “Мин анда булырга тиеш. Барам, без җиңеп кайтачакбыз”, – диде ул һәрвакыт. Һәм быелның август аенда барыбер үз теләгенә ирешеп, 64 яшендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте. Аның бу адымы миңа бик көчле тәэсир итсә дә, мин ышанам, абыем һәрвакыт курку белмәс, кыю, көчле ир-егет булды. Бу юлы да ул үз дигәненә ирешер һәм җиңү белән туган якларыбызга әйләнеп кайтыр! Абыебызны Салават абыема, улы Азаматка һәм миңа хәрби операция барган урыннарга озатуы бик авыр  булды. Шул ук вакытта без аның белән бик горурланабыз да. “Исән-сау йөр, кадерлебез, без сине сагынып көтәбез”, – дип теләп калдык без аңа.

Әлфия Исмәгыйлова (Зәйнетдинова).

Сал.Мухан.

Фото – Ә.Исмагыйлованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев