Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тагын кайтты ул...

Мин үз-үземне белә- белгәннән бирле урып-җыю эшләре башланып китүгә күрше капка төбенә комбайн кайта. Таһир абыйларда «ДОН» комбайны иде, Зиннур абыйларныкында – «Нива».

Безгә кызык! Малай-кызга бүленми генә (безнең тирәдә иң кечкенәсе – мин, малайлары да юк иде инде, дөресен генә әйткәндә, кунакка кайтучылар гына), шул комбайнга менә идек. Кабинасына кереп, рулен бераз боргаларга рөхсәт тә булса, бәхетнең чиге-чамасы күренми иде!

Ул вакыттагы һәм хәзерге комбайннар арасында җир белән күк арасы икәнен шул чорда эшләп караучылар яхшы аңлый, әлбәттә. Майга баткан, ватылса, шунда ук ясап куярга тимер-томыры – ачкычы-башкасы үзендә булган, шалтыр-шолтыр килүче зур бер тимер өеме иде алар...

Хәзергеләренә дә утырып караган бар. Чагыштыра алам. Съемка вакытында элдертеп кенә кабинасына менеп, комбайн йөртүчедән интервьюны тимер атны туктатып тормыйча гына ала идем, иң кызыгы шул бит аның!

Андагы кнопкалар-рычаглар – нәкъ самолеттагы шикелле! Рәхәт итеп эшлиләр хәзер заманча техникада!

Тик теге майга баткан комбайннарның җаны бар иде кебек миңа. Бар дөньяны селкетеп, дөбердәп кайталар. Сүнгәнче бераз үкереп алалар да, авыр сулап, «бүгенге көн дә үтте» дигәндәй, тынып калалар... Иртән исә тәрәзәләрне зыңгылдатып тагын кабына иде алар. Кабынмый җәфаласа, тимер-томырны әллә каян эзлисе юк: бер- ике шак-шок һәәәәм... кабаттан кара төтеннәр чыгарып, эшкә кузгала бахыркайлар. Ә йөртүчеләре... Майга баткан, өс-башлары – тузан... Күзләре һәм елмайганда тешләре генә ялтырый! Әнә шулай көн саен...

Ә берсендә... Илнур абый (яшьтән комбайнда эшләүче күршем) хәтерлиме икән моны?! Көпә-көндез кайтып керде ул. Комбайнсыз. Өсте-башы һәрвакыттагыча майга баткан. Үзе берни сиздермәскә тырышып елмая, тик бер кулы белән эчен тоткан. Без аны-моны абайлаганчы, Зиннур абый (урыны җәннәттә булсын!) очып диярлек артыннан керде. Совхоз рәисе генә түгел, әти кеше дә бит!..

Илнур абый комбайнның ургычына эләккән, футболка – кан гына! Тиз арада сырхауханәгә киттеләр. Илнур абый ургычны көйләгәндә тегесе әйләнә башлый да футболкасын эләктереп ала. Футболка гына булмый инде ул, тәненә дә зыян килә. Ярый әле вакытында тартып алып кала, ияреп кереп тә китәргә күп кирәкми бит... (Ә андый аяныч очраклар шактый).

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, хәзер капка төбендәге комбайннар гел башка инде. Кайтып туктаганы-киткәне дә әллә ни сизелми дияргә була.

Тик комбайннарның кайтуы басу-кырларда ашлык өлгерүенә генә ишарә ясап калмый. Бу көзләргә дә ерак калмавын искәртә. Әле генә чәчкән ашлыкны инде җыяр вакыт та килеп җиткән! Бакчаларда да күпләр суганнарын йолкыган инде. Әйе, быел алдагы еллар белән чагыштырганда бар нәрсә дә өч атна алдан җитешә, диләр... Хәерлегә булсын!..

Ә без җәйләргә кинәнеп туймадык бит әле. Әле кояш җылысында иркәләнәсе, чәчәк-җимешләргә карап- татып ләззәтләнәсе килә. Әнә шулай, дөньяларны онытып, хис дәрьясында гизәм дигәндә, комбайн гөрелтесе ишетелә. Ииих, кайтмый торчы, комбайн, ашыкма әле!.. Җылы җәйне кыскартма әле...

Эльвира Вилдан.

Азнакай – Чия Түбә.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев