Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җирләр, илләр гизеп...

“Идел – Җаек – Каспий буе тарихи-мәдәни зонасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” Х Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумыннан алган тәэсирләр

Дәвамы. Башы – 15 ноябрь санында.

Алдагы тукталышыбыз – ХVl гасырда ук җимерелүгә дучар булган борынгы Сарайчик шәһәре. Сарайчик – Ногай Урдасы башкаласы. Ул– Хlll-XVI гасырларда яшәгән шәһәр, Урал елгасының уң як ярында урнашкан. Быел анда казу эшләрен тагын да киңрәк җәелдергәннәр, төзелешләр дә алып баралар. Шәһәргә керү юлында капка-диварларның бер өлешен торгызганнар. Быел Урал елгасының гадәттән тыш ташуы Сарайчикны су басу куркынычын тудырган. Шуңа ашыгыч рәвештә Урал яры буйлап саклау дамбалары төзегәннәр. Борынгы Сарайчик артында барлыкка килгән шундый ук исемдәге торак пунктны су басудан саклау өчен икенче дамба төзүне кирәк санаганнар. Бәхеткә, елгада су биеклеге күтәрелсә дә, беренче дамбаны үтеп кермәгән. Сарайчик, алда телгә алынган борынгы Үкәк шәһәре кебек үк, югары цивилизацияле шәһәр була. Шәһәр халкы үзәкләштерелгән су, канализация системаларыннан файдаланган. Жылытылган идән, диварлар, бизәкле йортлар, ханның авыру кызы өчен махсус ясалган күл дә ул чор өчен шәһәрдәге цивилизациянең югарылыгын раслый. Сарайчикта берничә мәчет, сәүдәгәрләр тукталу өчен кәрван-сарайлар төзелгән. Ләкин 1580 елда Дон казаклары шәһәрне фаҗигале төстә юк итә, яндыра һәм нигезенә кадәр җимерә. Сарайчик тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, өйрәнелгән кадәре Казахстан хөкүмәте карары белән Сарайчик авылында төзелгән музей-тыюлыкта яктыртылган, анда бик күп экспонатлар урнаштырылган. “Тарихи хәтер милләтне көчле итә”, – дигән иде тарих фәннәре докторы Жанна Уркинбаева Атырау университетындагы конференциядә ясаган чыгышында. Чыннан да, Казахстанда тарихи хәтерне торгызуга һәм саклауга җитди караулары нык сизелә.

Сарайчиктан Уральск шәһәренә юл тоттык. Күз күреме җитмәс, чагыштырмача тип-тигез дала аша салынган асфальт юлдан 500 чакрым юл үттек. Юл буендагы агач полосалардан башка бернинди яшеллек юк. Шулай да юл дәвамында дала киңлекләрендә бик күп санда мал-туар утлап йөри. Ат, сыер, сарык, дөя көтүләре берсен-берсе алыштырып кына тора. Безне гаҗәпләндереп, юлга якын бер генә торак пункт та күзгә ташланмады. Төрле зурлыктагы мавзолейлы зиратлар очрау шул тирәдә торак пунктларның булуын раслый иде.

Фотолар – Р.Солтановның шәхси архивыннан.

Рушат Солтанов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев