Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яралар сыкрады

“Күкләр алган гомер” дигән мәкаләне укыгач, күз алдымнан оныгым Илнар Кәрамов язмышы үтте. Исемнәре дә туры килә, язмышлары да аянычлы.

Оныгым 9 сыйныфтан соң Минзәләдә механиклыкка укыды. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлады. Аннан соң “Органик-групп” җәмгыятендә комбайнда эшләде. “Малаең бик яхшы, тәртипле”, – дип мактап тордылар үзен. Ике елдан соң “Туган як” агрофирмасында яңа комбайнда хезмәт куйды. Хезмәтендә шулай ук мактаулы булды. Белгечлеге буенча шунда эшкә калырга уйлый иде. Үзе теләп, ике елга контракт төзеп, Самарада хәрби хезмәт үтте. Үзенә машина алып кайтты. Техникада эшләүне, техниканы бик ярата иде. Гел ашыкты, утырып ашаганы булдымы икән?!

Көрәш белән шөгыльләнде. Исәнсеф авыл Сабантуенда үзе белән үскән малайларны җиңеп, ике тапкыр батыр калды, тәкә белән бүләкләнде. Умарта карарга оста иде. “Бабай, кайчан карыйбыз”, – дип кенә торды. Бар яктан да булган, чирне белмәгән, теше дә сызламаган оныгыбыз 22 яшендә гүр иясе булды.

“Күкләр алган гомер” исемле мәкалә күңел яраларыбызны яңартты. Ике ел элек булган хәлләр мәңге күңелдән китми.

Мөҗәһидан Мортазин.

Исәнсеф.

Фото - https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев