Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Елның ун көне

Интернатта Өлкәннәр ункөнлеге шулай узды

Өч йөз алтмыш биш көннән торган елның ун көне рәттән истә калырлык вакыйгаларга бай була аламы?

Бу сорауга Мөслим картлар һәм инвалилар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, ышанасызмы, уңай җавап бирәчәкләр. Чөнки Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында алар “бер тынгы күрмәделәр”. Бу ун көндә алар янына кемнәр генә килмәде: район башлыгы Альберт Хуҗин, Казан каласыннан район кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка техниканың техник халәтенә күзәтчелек итүче идарә җитәкчесе Альберт Борһанов, район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре һәм тагын бик күпләр бу көннәрдә өлкәннәрне бәйрәм белән котларга һәм күчтәнәчләр тапшырырга интернат-йортка аяк бастылар. Чәкчәк-тортлардан, җиләк-җимеш, бакча нигъмәтләреннән өстәлләр сыгылып торды. Безнең белән даими элемтәдә торучы иганәче Зөлфия Шәймурзина һәркемнең үз кулына чәй нигъмәтләре тутырылган пакетлар тапшырды.

Бер җылы сүз, сиңа төбәлгән сокланулы караш күңел төпкеленә яшеренгән сагыш-әрнүләргә үтеп, җылы нурлары белән кочып алырга сәләтле. Ун көн дәвамында интернат-йортта яшәүче өлкәннәр генә түгел, ә бәлки бар әйләнә-тирә сихәтле нурларга коенды бу чорда. Волонтерлар да шау чәчәкккә күмелгән әлеге йортны урап узмыйлар. Алар ярдәме белән интернат-йортыбызда төрле чаралар даими үтеп тора. Бу көннәрдә алар да читтә калмадылар. Төрле күңел ачу чаралары тәкъдим итүчеләр күп булды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре, район ветераннар Советы каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче сәләтле балаларның чыгышларын карап, безнең тамашачылар күпме уңай тәэсирләр алдылар! Сагышлы җырларда күз яшьләренә ирек бирсәләр дә, дәртле көйләргә кушылып җырлап алдылар, кәефләрне күтәреп, күңел канатларын күкләргә күтәрергә сәләтле биюләрне алкышларга күмделәр.

Көзнең саран кояшы да, мине нигә шула рәнҗетәсез дигәндәй, җылысын мулрак сибәргә, яктырак балкырга тырышты кебек: төрле урыннарга экскурсияләргә бару өчен көтелгәннән дә җылырак көннәр бүләк итте табигать-анабыз. Бертөркем өлкәннәребез районда эшләп килүче “Аргамак” ат спорты комплексында булып, яшьлекләрен, атларда чапкан вакытларын искә төшереп кайттылар. Икенче төркем “Яшьлек” спорткомплексында шашка-шахмат турнирында катнашып үз көчләрен сынадылар.

Бик күпләрнең әле йөзү бассейнында булганы юктыр. Ә менә безнең өлкәннәребез бассейнга да бардылар. Йөзү костюмнары кигән өлкәннәребез биредә тагын да яшәреп киттеләр. Спортчылар кебек булган "егет-кызларыбыз" йөзү инструкторы күзәтүе астында судан ләззәт алдылар, рәхәтләнеп душта коенып ял итеп кайттылар.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрнең бүлмәләрендә заманча телевизорлар эшләп утыра. Алар зәңгәр экраннардан матур тапшырулар һәм фильмнар карарга бик яраталар. Шуңа күрә дә без аларга кызыклы нәфис фильмнарны, матур эчтәлекле видеороликларны зур экраннарда карарга мөмкинлек тудырабыз. Кинозаллар шулай ук район китапханәсендә, безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче “Мизгел” яшьләр үзәгендә дә бар. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан интернат-йортта яшәүчеләрне яшьләр үзәгенә кунакка чакырдылар. Биредә, өлкәннәребезне хөрмәтләп, иң элек кайнар коймаклы чәй өстәленә дәштеләр, ә аннан соң кунак өлкәннәребез кинозалга уздылар. “Оҗмах аналарның аяк астында” дип исемләнгән бик мәгънәле һәм уйланырга этәрүче фильмны өлкәннәребез бик яратып карадылар.

Кунакка йөрүләр бик күңелле булса да, барлык өлкәннәребезнең социаль хезмәтләрдән файдалануларын истә тотып, интернат-йортның үзендә дә шактый чаралар планлаштырылган иде. Бу көннәрдә шулай ук яшьләр үзәге үткәргән “Танып белү сәгате” интернет киңлекләрендә иркен аралашу мөмкинлекләрен үстерүгә булышлык итте. Иң мөһиме: өлкәннәребез төрле алдаучылар тозагынннан саклану буенча сорауларга җаваплар алдылар.

Урамга иркен чыгып йөрүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре белән берлектә юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлекчәсе җитәкчелеге үткәргән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерүгә багышланган викторина үтемле генә түгел, ә кызык та, мавыктыргыч та булды. Уен рәвешендә эшләнгән чарада катнашучылар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, автомобильдә дә, башка төр техникада да “йөреп” күрсәттеләр. Яңа юл билгеләре белән таныштылар. Иң активлар призларга лаек булдылар.

Булды, ун көн үтте, дисезме? Юк шул, интернат-йортта яшәүчеләргә  булган игътибар һәм хөрмәт ул көннәр белән генә чикләнмәячәк. Алга таба да әле тагын бик күп төрле чаралар үткәрергә ниятләребез бар. Шулай ук төрле кызыклы очрашулар да көтә өлкәннәребезне. Һәркемнең ялгышырга, тормыш баскычларыннан үткәндә абынырга хакы бар. Әмма туктап уйланырга, хаталарны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Өлкәннәр алдында чыгыш ясаганда, район башлыгы Альберт Хуҗин болай дигән иде: “Язмыш юллары нинди булуга карамастан, өлкән яшьтәге һәркем зурлауга, игътибарга лаек!”.  Язмыш сынаулары аша үтеп, бормалы гомер сукмаклары Мөслим картлар һәм инвалидлар йортына китергән, сәламәтлекләре чикләнгән һәркемнең газапларын, сагыну-сагышларын азайтып, бу тормышка булган мәхәббәтләрен кайтару – безнең төп бурычыбыз.

Гөлзәрия Шакирова.Интернатта мәдәни чаралар оештыручы.

Гөлзәрия Шакирова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев