Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авыллар яшәсен, дисәң...

Районда туган авыллары өчен җан атып, аларга яшәү сулышы өрүчеләр бар.

Революциягә кадәр, ягъни патшалар заманында, татар авылларын, татар бистәләрен яшәтү өчен хөкүмәттән бернинди ярдәм булмаган. Моның сәбәпләре байтак. Максатым аларны шәрехләү түгел. Ләкин аңа карап татар халкы, татар авыллары яшәүдән туктамаган. Татарның зыялылары, сәүдәгәрләре, байлары, промышленниклары, муллалары үз хисапларына мәчет-мәдрәсәләрен дә салдырган, чит илләргә, чит төбәкләргә җибәреп шәкертләрен дә укыткан, китапханәләр дә ачкан, соңга таба газета-журналларын да чыгарган, китаплар да бастырган, юлларын да төзәттереп торган. Халык исә, ярдәм итүче булганда, бердәм булып алар башлаган эшне күтәреп алган.

Авыллар үлеп, бетеп бара дип зарланабыз соңгы елларда. Бетермәскә иде бит. Югарыдан ярдәм килгәнне генә көтеп утырсак, бетәрбез шул! Булганны саклап калырга кирәк. Район тормышын “Авыл утлары” газетасыннан, социаль челтәрләрдән күзәтеп барам. Карасана, үзебездә дә элекке вакыттагы кебек туган авыллары өчен җан атып, аларга яшәү сулышы өреп ятучылар бар икән бит! Елгабаш авылы егете Рәшит Хәбировның авылы өчен байтак эшләр башкарганын белеп-ишетеп торабыз. Үрәзмәттән бертуган Хөсәеновларның, Яр Чаллыда яшәүче Бүләк авылы оныгы Илназ Кәрамовның эшләренә сокланырлык. Илназ Кәрамов якташы, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов истәлегенә бюст ясату идеясен күтәреп чыга һәм бөтен чыгымнарын үзе күтәрә. Аның авыл активистлары белән берлектә үткәргән Авыл көне турында сокланып сөйләделәр. Авыл көнен генә түгел, зур Сабантуйны хәтерләтте бу бәйрәм, дип бәяләделәр әлеге чараны авылдашлары. Менә бит, бүгенге көндә бары 31 кеше генә яши торган авылга ник кирәк ул кадәр зур бәйрәм үткәрү дип тормаган бүләклеләр!

Әле туган авылым Нарат Астына барып кайттым. Фермалар таралгач, авыл бераз тынып, моңсуланып калган кебек иде. Әлхәмделиллаһ, бу хәл озакка бармады! Үзгәрешләрне, авылның яңадан үз хәленә кайтуын күреп куандым. Авыл бик төзек. Һәр ихатада яңарыш: кем яңа йорт сала, кемдер янкорма төзи, икенче берсе түбә алыштыра, тышкы яктан йортын “киендерә”. Гомумән, тырыш халык яши авылда. Дини һәм милли бәйрәмнәрне дә, истәлекле даталарны да матур итеп үткәрә авылдашлар. Быел җәй клуб мөдире Хәсинә Галиева (хәзер лаеклы ялда инде) авыл халкын җыеп “Яңа балдан авыз итү” көнен үткәрде. Үз капка төпләренә өстәл әзерләп, үз умарталарыннан суыртып алынган беренче бал белән чәй эчертте. Бик күңелле булды, диделәр. Һәр чара-бәйрәмнең спонсорлары да – авылдашларыбыз! Флүн Гайнетдинов, Раил Хатипов, Марсель Йосыпов һәм аның җәмәгате Вероника, Нәбиевләр гаиләсе һ.б. Исемнәре әйтелми калучылар булса, зинһар, гафу итегез!

Фото – Г.Мөхәммәтгәрәеваның шәхси архивыннан.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева,

Тегермәнлек.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев