Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

«Тукай бизәкләре» кабат җиңү яулады

Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре фестиваленең йомгаклау турында Мөслим урта мәктәбенең «Тукай бизәкләре» хореография ансамбле II урын яулады.

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм белем бирү эчтәлегенең этно-мәдәни компоненты булган мәктәп укучылары фестиваленең йомгаклау туры һәм гала-концерты узды.

Әлеге фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты.​ Алар өч яшь категориясендә хореография, вокал, халык иҗаты номинацияләрендә җиңү өчен көрәштеләр. Проектның зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда узган иде.

"Чарада Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең "Тукай бизәкләре" хореография ансамбле (җитәкчесе - Ольга Нуруллина) II урын яулады һәм акчалата премия белән бүләкләнде", - дип хәбәр итәләр Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Фото - Мөслим урта мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев