Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Китапханә волонтерлары картлар һәм инвалидлар интернат-йортында

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында күңелле чара оештырды.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шигъри викторина» оештырды. Олкән яшьтәгеләр викторинада бик теләп катнаштылар. Алар танылган шигырь юллары авторларын искә төшерделәр, шигъри метафораларны чишәргә тырыштылар, бөек шагыйрьләрнең биографияләрендәге фактлар буенча кем турында сүз барганын билгеләделәр. Чара ахырында «Әдәби күрәзәчелек» уенында катнаштылар. Очрашу җылы, дуслык атмосферасында узды. Чара ахырында катнашкан һәркемгә кечкенә сувенирлар тапшырылды, - дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев