Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Базарны кире ачсалар иде

Зариф Гарифуллин. Тат. Шуран

Район үзәгендә элек аэропорт каршында базар бар иде. Ул ябылганга ун ел гына бардыр. Хәзер базар урыны буш тора. Базар урынына халыкка файда китерерлек берәр нәрсә төзеп куйсалар яки кешеләр шунда үзләреннән арткан продуктлар, яшелчәләр белән сату итсәләр, базарны эшләтеп җибәрсәләр яхшырак булмасмы? Атнаның билгеле бер көнендә генә дә эшләтеп була бит аны.

Базарга сатарга килгән кешеләрдән салым түләтмәскә, халыкка уңайлыклар тудырырга кирәк. Кибетләрдә бәяләр һәрдаим артып тора, ә базар бәяләре ул хәтле “котырмас”, дип уйлыйм. Газетада базар урынын күчемсез милек дип яздылар. Күчемсез милек өчен элек казнага акча түләтәләр иде. Авылларда да күп бит ул күчемсез милек. Авылда “прописка”да булып, район яки шәһәр җирендә яшәп яталар, безнең үзара салым акчасына салынган юллардан йөриләр. Шуңа юллар техника белән түгел, җәяү дә йөреп булмас хәлгә җитә! Районда буш торган җирләр тагын бардыр. Җитәкчеләр бу мәсьәләдә уйлансын иде.

 

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев