Балалар көзге каникул чорында экскурсиягә бардылар
Илдар Мадъяров. Мөслим:
– Балаларның көзге каникуллары бик матур үтте. 3 сыйныфта укучы Раяз улым Мөслим урта мәктәбендә оештырылган лагерьга йөрде. Укучыларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен лагерь тәрбиячеләре төрле чаралар үткәрде. Улыбызның һәр көнне: “Бик тәмле ашаттылар!” – дип кайтып сөйләвен ишетү рәхәт булды. Мәктәп пешекчеләренә моның өчен аерым рәхмәт! Балалар “Юл калейдоскобы” исемле викторинада, төрле мастер-классларда катнашты, әкият персонажлары өчен костюмнар да тектеләр. Рәсем ясаганда, шахмат уйнаганда һәм төрле чаралар вакытында төшерелгән фотоларны тәрбиячеләр җибәреп торды, балаларның нәрсә белән мәшгуль булуыннан хәбәрдар булдык. Лагерьда вакытны күңелле үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Укучылар спортта, иҗат юнәлешендә осталыкларын сынадылар, Мөслимнең истәлекле урыннарына экскурсияләргә бардылар. Лагерьның соңгы көнендә балаларга күчтәнәчләр дә бирделәр.
Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев