Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Абыем – горурлыгым!

Кеше һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында ул аларны җиңәргә өйрәнә, сыный, сынала, шул рәвешле тәҗрибә туплый, үсә, ныгый.

Кеше һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында ул аларны җиңәргә өйрәнә, сыный, сынала, шул рәвешле тәҗрибә туплый, үсә, ныгый.

Расих исеме төпле, җитди, чыдам, сабыр дигән мәгънәне белдерә. Абыем Расих Сафинга бу сыйфатларның барысы да хас. Аның гаиләдәге, җәмгыятьтәге урыны, дәрәҗәсе, янәшәсендәге кешеләр – барысы да абыемның төпле фикерле, ныклы характерлы булуын раслый. Шуның өстенә ул олы җанлы һәм һәр яклап үрнәк тә. 

Абыем 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Хезмәт юлын туган авылы Баланлыда, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, физкультура укытучысы булып башлый. Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый. Тойгелде интернат-мәктәбендә география укытучысы булып эшли. Талантлы, тынгысыз, эзләнүчән, киң эрудицияле, оештыру сәләтенә ия Расих абыемны мәгариф бүлеге җитәкчелеге дә күреп ала һәм Тойгелде коррекция мәктәбе директоры итеп билгели. Ул 30 ел мәктәп директоры булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте, сабырлыгы һәм галеллеге белән укучыларның, хезмәттәшләренең, авыл халкының хөрмәтен яулый.

Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләү икеләтә сабырлык, тырышлык сорый. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә, укучылар арасында булды ул. Берәүне дә игътибарсыз калдырмады, һәммәсенә ярдәм итте. Мәктәп тәмамлаган укучылар тормышта үз урыннарын тапты.

Талантның бер өлеше – тумыштан, тугыз өлеше – тырышлыктан, диләр. Абыемның тырышлыгы югары бәяләнде: “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды.

Абыемның хезмәт юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Мин шундый абыем булу белән горурланам!

Динә Газымова, Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев