Помидор үстерүчеләргә киңәшләр
Помидор усентесе тизрәк үссен өчен йод эремәсе сибәләр.
Помидор усентесе тизрәк үссен өчен йод эремәсе сибәләр (өч литр суга 1 тамчы). Бу эремәне кулланганнан соң, үсентеләр тизрәк чәчәк атачак, ә җимешләре зуррак булачак. Йод помидорны фитофтордан да саклый. Моның өчен сезгә берничә тамчы йод һәм 250 грамм сөт кирәк, аларны 1 литр су белән кушыгыз һәм 10 литр суда сыеклагыз.
Фитофтордан һәр 2 атна саен помидорга сөт белән йод эремәсе сипәргә киңәш ителә.
Эремә түбәндәгечә әзерләнә:
10 литр суга 1литр сөт һәм 15 тамчы йод өстәргә. Барлыкка килгән эремәне помидорга мул итеп сибәргә (куаклардан тамып торырлык итеп).
Оксана Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев