Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Июньдә бакча эшләре

Җәйнең беренче аенда бакчада кызу эш кайный. “Россельхозцентр” оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова июнь аендагы эшләр буенча киңәшләр бирде.

Бу айда кышка саклау өчен кызыл чөгендер чәчәргә кирәк. Майда утыртылган чөгендерне үсентеләр арасында 5 сантиметр ара калдырып пикировкаларга онытмагыз. Кәбестәнең соң өлгерүче сорт үсентеләрен утырту өчен дә июнь – иң кулай вакыт. Ике атна саен шпинат, салат, редис кебек тиз өлгерүче яшелчә культураларын кабат чәчеп үстерергә була.
Бакчаны кәтмәнләү, җирне йомшарту белән бәйле эшләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Чүп үләннәрен утаганда, яшелчәләрне сирәкләү дә башкарыла. Помидорны җентекләп карарга кирәк: вакыт-вакыт куен ботакларын өзегез, үсентене формалаштырыгыз, бәйләгез. Ике атна саен тирес яки кош тизәге эремәсе белән тукландырыгыз, помидор куакларына фитофторага каршы препаратлар сиптерегез.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев