Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче тыл ветераннары хөрмәтләнде.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды.
6 май көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучы Мөслимә Кыяметдинова РФ Президенты В.В. Путин, ТР Рәисе Миңнеханов Р. Н. һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Хуҗин А.Р. исеменнән котлау открыткаларын һәм күчтәнәчләр кабул итте. Ветеранны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Мөслим районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина котлады. Интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәгеләр дә Мөслимә апага  изге теләкләрен җиткерделәр, – дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар – картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев