«Август-Мөслим» 2023 ел уңышын урып-җыюга кереште
Аграрийлар 2023 ел уңышын җыюга керештеләр.
Табигать быел һәркемне сынады. Бигрәк тә игенчеләр нык борчылды. Май аендагы көчле кырау төшү, үз вакытында яңгырлар булмау - барысы да уңышның сыйфатына һәм күләменә тәэсир итә торган факторлар. Әмма җир кешесе өметен югалтмыйча игеннәр җитешкәнне көтте. Ниһаять, "Август-Мөслим" механизаторлары да урып-җыю эшләренә тотындылар. "No-Till технологиясе һәм аграрийларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә беренче комбайн бункерлары тула."- дип хәбәр итә агрофирма матбугат хезмәте.
Гомумән алганда, районда урып-җыю кампаниясен беренче булып Илгиз Исламов хуҗалыгы башлап җибәрде. Шулай ук урып-җыю эшләренә "Намус" агрофирмасы да кушылды.
Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев