Хәтер көне чаралары
1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыга. Бу көн - Хәтер көне буларак билгеләп узыла.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Алисә Хафизова тарафыннан Әфганстан Республикасы территориясеннән совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышланган "Әфган җырлары" патриотик очрашуы уздырылды. Чарада хәрби хәрәкәтләрнең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе,сугышчы-интернационалист Данил Госманов һәм Әфган сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Маис Шәрипов катнашты, - дип язалар Мөслим урта мәктәбеннән.
Фото - Мөслим урта мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев