Татарстанда 8 гыйнварга кадәр рөхсәт ителмәгән урында салют кулланган өчен штраф арта
2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.
Тыю кертелгән территорияләрдә пиротехника кулланган өчен штрафлар 20 мең сумга кадәр артачак.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 хәвеф класслы пиротехник әйберләрне (бенгал утлары һәм шапылдаткыч (хлопушкалардан тыш) сәнәгать, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чигеннән 500 метр ераклыктан ким территорияләрдә куллану тыела.
Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, юллар, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метр чигендә пиротехника куллану тыела.
Хокук бозган өчен физик затлар — 20 мең сумга, вазифаи затлар — 60 мең сумга, ә юридик затлар 800 мең сумга кадәр штраф түләячәк.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев