Мөслимлеләр - Сургут Сабантуенда
Себер якларының Сургут шәһәрендә узучы милли Сабантуй бәйрәмендә мөслимлеләр дә катнаша.
Мөслим муниципаль районы, ел саен төрле өлкәләрдә яисә ызандаш республикаларда узучы милли бәйрәмебез - Сабантуйлар үткәрүдә актив катнашты. Аларда һәрвакыт мөслимлеләрнең чыгышы көтеп алынды, тамашачылар тарафыннан хуплап кабул ителде.
Мөслимлеләр - Чиләбе, Оренбург, Екатеринбург кебек төбәкләрдә шул җирләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты, аралашты, аларга туган як җылысын, туган төбәгебез Татарстаныбыз һәм Мөслимебезнең сәләмнәрен тапшырдылар.
Бүген Мөслимебез сәнгать осталары, бертөркем мәдәният хезмәткәрләре ерак Себер якларының Сургут шәһәрендә узучы Сабан туенда катнаша. Биредә дә безне яратучы, милләтебезне, аның матур традицияләрен хөрмәтләүче якташларыбыз бар.
Фото - район мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев