Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мәлләтамакта Тукай паркы ачылды

Бүген Мәлләтамак авылында бөек Тукай истәлегенә парк ачылды.

Бүген Мәлләтамак авылында истәлекле һәм тарихи чара узды. Авылның Тукай урамында, нәкъ мәчет каршында бөек шагыйребез исеме белән аталган парк ачылды. Анда Тукайның бюсте дә урнаштырылган. Әлеге тантаналы чарада авыл халкы, район җитәкчелеге һәм җәмагатьчелеге, кунаклар катнашты. Паркны ясау һәм Тукай бюстен урнаштыру фикерен “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыте генераль директоры Рафаэль Юнысов тәкъдим иткән. Барлык төзелеш эшләрен башкару өчен дә финанс чыгымнарын ул күтәргән. Мәлләтамакта туып-үскән хөрмәтле якташыбыз туган авылын һәрвакыт кайгыртып, ярдәм итеп яши.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов игелекле якташыбызга район башлыгы һәм барлык мөслимлеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чарада шулай ук, районыбызда яшәүче язучылар, мәгариф ветераннары, Мәлләтамак авылы җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсифуллина да чыгыш ясады.

Бәйрәм чарасы район мәктәпләрендә укучы балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Тантанада Тукайның җырларын да, шигырьләрен дә ишетергә, әкиятләрен дә күрергә мөмкин булды. Чараның ахырында авыл өстенә “И туган тел җыры” таралды.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр Тукай туган көн