Кыштан ни көтәргә?
Ышануларга таянсак, кар ныклап ятсын өчен, беренче кар яуганнан соң 40 көн узарга тиеш. Бу 9 декабрьгә туры килә.
– Соңгы елларда кыш – кышка, җәй җәйгә охшамаган, дип әйтсәк тә, күзәтеп барулар, фаразлар барыбер туры килә. Атмосферадагы процессларга караганда, кышның беренче яртысында салкын, бик салкын һава торышы формалашыр дип көтелә. Арктикадан килгән салкын атмосфера безнең киңлекләргә дә үтеп керергә мөмкин диләр. Әлеге фаразларның дөрес булмавы да бар, ләкин салкын көннәр булыр дип уйлыйм. Яңа ел бәйрәмнәре чорында бик түбән температура көтелми, – ди Вәрәшбаш авылында гомер итүче халык синоптигы Рүзәл Ханов.
Кышның икенче яртысы җылырак булыр дип фаразлыйлар. Рүзәл абыйның фаразларының күп өлеше дөреслеккә туры килә. Табигать сулышын тоеп яшәүче райондашыбызга 53 яшь. Ул 625 агач утырткан. Оста бакчачы буларак, ел фасылының билгеле бер көннәрен исәпкә алып, яшелчә, җиләк-җимеш, хәтта чуфа чикләвеге дә үстерә.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев