Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Җиңү диктанты» Халыкара тарихи-агарту акциясенә кушылып

Мөслим лицее базасында һәм үзәк китапханәдә буген Халыкара «Җиңү диктанты» уздырылды.

Бүген 12.00 сәгатьтә Бөтен Россия буенча һәм шул исәптән Мөслимдә дә «Бердәм Россия» нең «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи-агарту акциясе узды.

Беренче тапкыр Җиңү диктанты 2019 елның 7 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә үткәрелә.

Акциянең төп максаты – Россиянең барлык гражданнарын берләштерү. Безнең иминлегебез күп очракта безнең бердәм булуыбызга, тарихи тамырларыбызны хөрмәт итүебезгә һәм бер-беребезгә ышануыбызга бәйле.

Районда бу чара Мөслим лицеенда һәм үзәк китапханәдә оештырылды. Лицейга гимназиянең 11 сыйныф укучылары да килде. Аларга «Батырга хат» бланкасы таратылды. Укучылар анда  ил геройларына үзләренең уй-фикерләрен яздылар, теләкләрен җиткерделәр. Икенче бирем тест рәвешендә булып,  аны эшләргә 45 минут вакыт бирелде. Акциядә катнашучылар биремнәрне уңышлы башкардылар һәм чарадан канәгать калдылар. 

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев