Игелекле гамәлләр вакыты
1-10 декабрьдә Инвалидлар ункөнлеге үткәрелә.
Һәр ел саен 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Ә Татарстанда 1-10 декабрь көннәрен Инвалидлар ункөнлеге буларак үткәрү матур традициягә әйләнде. ТР Министрлар кабинеты тарафыннан журналистлар өчен үткәрелгән брифингта сүз әлеге декадада узачак чаралар һәм янәшәбездә яшәүче безнең ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга күрсәтеләчәк ярдәм хакында барды.
Хатадан хали булмаган кебек, без адәм балалары да йөгереп йөргән җирдән көннәрдән бер көнне имгәнүдән, физик мөмкинлегебез чикләнүдән мәхрүм түгелбез. Аллаһыбызның сынавын кабул итеп, туганда ук сәламәтлеге чикләнгәннәр дә күп арабызда. Бәлки бөтенебез дә бертөсле булсак, без сәламәтлекнең бик кадерле, гомерләрнең санаулы, бүгенге тормышыбызның иң кадерлесе булуын аңлап та бетермәс идек. Ни кызганыч, бүгенге тормышыбызда күңел күзләре сукыр булып, нәкъ менә шушы төшенчәләрне аңлый белмәүчеләр арта бара.
Инвалидлар ункөнлеген ел саен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Ун көн дәвамында үткәреләчәк чаралар нәкъ менә шушы ачы язмышка дучар булган райондашларыбызга теләктәш булу, аларга ярдәм итү, игелек кылу максатыннан уздырыла.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 1 декабрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев