Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Газ җиһазын белгечләрдән башка алыштырган өчен штраф салачаклар

Россиядә йорт яки фатир эчендәге газ җиһазын белгеч чакырмыйча, рөхсәтсез алыштырган өчен ярты миллион сумга кадәр штраф керттеләр.

Закон РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертә. Анда мәҗбүри алыштырылырга тиешле газ җиһазын белгечләр чакырмыйча, рөхсәтсез куйган өчен штраф кертүне күздә тоткан яңа нигезләмәләр барлыкка килде. Элегрәк мондый җиһазны яңартудан баш тарткан өчен генә санкцияләр каралган иде.

Шул ук вакытта, штрафлар биш тапкыр арта. Физик затлар өчен аның күләме элеккеге 1-2 мең урынына – 5-10 мең, вазифаи затлар өчен 5-20 мең урынына – 25-100 мең, ә юридик затлар өчен 40-100 мең урынына 200-500 мең сум булачак.

Фатирга газ хезмәт вәкилләрен кертмәгән өчен дә санкцияләр шул рәвешле катгыйлана. Газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүнең сыйфатына карата таләпләрне бозган өчен штраф күләме дә биш тапкыр арта.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев