Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Буран дулый, буран тынмый

Бу атнада ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Утырыш катлаулы һава шартларында транспорт хәрәкәтенең өзлексез хәрәкәт итүен һәм торак-коммуналь хуҗалыкның эшләвен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында иде.

– Хәл катлаулы. Җилнең тизлеге секундына 27 метр, Татарстанда көчле буран. Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак, юлларда – кар көртләре. Р-239, Р-241, М-7, Р-239, М-5 М-12 автомобиль юлларында чикләүләр кертелде. Стационар, мобиль җылыту пунктлары әзерләнде, – диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. 

Районда берничә көн көчле буран булды. Махсус хезмәтләр юлларны кардан чистартырга җитешә алмый. Юлларда батып калучылар да булды. Яңа микрорайоннарда яшәүчеләрнең кайберләре машиналарын юл буенда калдырырга мәҗбүр булды.

– Хәл киеренке. Юл хәрәкәтенә чикләүләр кертелде. Йөк транспорты һәм автобуслар өчен төбәк юллары ябылды. Белгечләр хәбәр итүенчә, мондый һава торышы 22 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Сәфәрләрне кичектерергә кирәк, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов. 

Көчле җил электр линияләренә дә зыян салырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлегенә һәм янгын хезмәтенә көтелмәгән хәлләр булганда кирәкле чаралар комплексын әзерләү һәм халыкның иминлеген тәэмин итү бурычы куелды.

Фото - Мөслим-информ архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев