«Беренчеләр хәрәкәте»ндә региональ бүлек җитәкчесе белән очраштылар
Мөслим делегациясе киңәшмәдә катнашты.
Узган атнада Казан шәһәрендә өстәмә белем бирү учреждениеләре белгечләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә төзелеп, бүген инде үсеп килүче буын арасында киң популярлык алып килүче "Беренчеләр хәрәкәте" эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган иде. Казанга сәнгать мәктәбеннән Латыйпова, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Эльза Шәймәрданова, район үзәк китапханәсеннән Эльза Демидова бардылар. Мөслим районы делегациясе "Беренчеләр хәрәкәте"нең региональ бүлек җитәкчесе, ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов белән очрашты.
Фото - сәнгать мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев