2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда минималь хезмәт хакы 22020 сум тәшкил итәчәк
2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш сектор өчен минималь хезмәт хакы күләме 22020 сум тәшкил итәчәк.
Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Ул республикада өч яклы килешү гамәлдә булуын искәртте — «эш бирүче, хөкүмәт, хезмәткәр исеменнән профсоюз минималь хезмәт хакы турында килешә». «Бюджеттан тыш сектор өчен – бюджеттан тыш эш бирүчеләр өчен мәҗбүри булганы – ул 2024 елның 1 гыйнварыннан 22020 сум», – дип төгәллек кертте министр.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев