Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Әбунә - 2025

Вакытлы матбугат – рухи азык

Райондашларыбыз 15 газета, өч журнал алдыра

Вакытлы матбугат белән кызыксынып, газета-журналларны түземсезлек белән көтеп алучы райондашларыбыз бар. Эльза белән Айрат Вахитовлар – шундый гаиләләрнең берсе. Яшь гаиләдә өч малай үсә. Хат ташучы бу йортка атнага ике тапкыр сумка тутырып газета-журналлар алып килә.

– Яшьләр газета-журналлар укырга атлыгып тормый. Күпчелек интернетка кереп “чумган”, электрон басмалар белән кызыксына. Ә Вахитовлар элек-электән вакытлы матбугатка күпләп язылалар. Балалары да үзләренә охшаган: газета укырга ярата. Вакытлы матбугатка язылу вакыты җиткәнен көтеп алалар, яңа нәшер ителүче газета-журналлар белән кызыксыналар. Шундый гаиләләрнең почта әрҗәсенә газета салып китү – үзе бер рәхәт, – ди хат ташучы Гөлнара Маннанова.

Эльза да, Айрат та эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Хокук сагында торучыларның эшләре тынгысыз булса да, хуҗабикә балалар карарга да, өйдәге эшләрне башкарырга да, вакытлы матбугат белән танышып барырга да вакыт таба.

– Әти-әнием укытучылар булгач, уку канга сеңгән, күрәсең. Әнием – математика укытучысы, әтием физкультурадан укытты. Укытучы буларак, алар мәгарифкә багышланган газета-журналларны алдыра иде. Моннан тыш без балаларга “Веселые картинки”, “Мурзилка” журналларына, “Сабантуй” газетасына язылалар иде. Апам белән ярыша-ярыша укыганыбыз бүген дә хәтердә, – ди Эльза.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев