Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

Телләр белүче югалмый

Гимназия базасында инглиз теле фестивале үтте.

Фестиваль районыбызда өченче тапкыр оештырылды. Бәйгенең онлайн турында 17 мәктәп катнашты. Һәр мәктәп инглиз язучыларының әсәрләреннән инглиз телендә спектакль күрсәтте. Гимназиядә узган финалга иң осталар чакырылды.

– Инглиз телен әйбәт белер өчен бала татар телен яхшы белергә тиеш. Яңгырашы буенча татар теле инглиз теле белән аваздаш, шуңа балаларга сүзләрне өйрәнү җиңел. Күпчелек әти-әниләр баласының инглиз телен камил белүен тели. Ни дисәң дә, күп илләрдә нәкъ менә инглиз телендә аралашалар. Инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәнгән бала беркайда да югалып калмаячак. Тәрҗемәчеләргә, инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур, – ди район мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова.

Мөслимдә инглиз теле белән кызыксынучы укучылар шактый күп. Күбесенең укуларын шушы юнәлештә дәвам итәсе килә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 1 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев