Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Яшьлек кайнап торучы урын

Круиз лайнерында эшләүче яшьләр нәрсә белән мәшгуль? Бераз шуның турында сөйлим әле.

Мин диңгезгә берничә ел элек, университетны тәмамлагач чыгып кит­тем. Бердән, Казан тор­мышыннан туеп, шәһәргә сыймый башлаган идем. Яшь чакта дөнья күреп, илләр гизеп калырга да кирәк. Мин диңгезчеләр, сәяхәтчеләр турында ки­таплар укып үстем. Чит илләргә омтылуым да шуның аркасындадыр.

СУДА ЙӨРҮЧЕ ШӘҺӘР

Яшь чак дигәннән, ко­раб ул – яшьлек кайнап то­ручы бер урын. Сүзем куна­клар турында түгел. Чөнки алар бер-ике атна саен алы­шына һәм алар арасын­да олысы да, кечесе дә бар. Ә менә хезмәттәшләр, эки­паж әгъзалары барысы да – яшьләр. Ничә яшь булуы мөһим түгел – 30-40-50 яшь булсын – круиз лайнерында эшләүче кеше барыбер яшь санала. Кырык яшькә кадәр бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар монда – гадәти күренеш.

Заманча круиз лай­неры нинди ул? Хәзер аңлатам. “Титаник”ны хәтерлисезме? Менә шун­нан кимендә ике тапкыр зуррак көймә алабыз. Аның эченә, әйтик, Мөслимнең Әмәкәй, Баланлы, Баек, Олы Чакмак, Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә яшәүче бөтен кешене тутырабыз һәм диңгез буйлап сәяхәткә җибәрәбез. Круиз лайнеры әзер!

Лайнер зуррак та, кечерәк тә булырга мөмкин. Миңа ике мең ярым кунак һәм бер мең чамасы экипаж сыйды­ручы “кечкенә” корабта да, аннан ике тапкыр зуррагын­да да эшләргә туры килде. Беренчесен ныграк яратам.

Суда йөрүче бу шәһәрчекләрнең эчендә бөтен нәрсә бар: 2-4 кеше­лек бүлмәләр, күпсанлы ре­стораннар, барлар, театр, бассейн, СПА, спорт залы, дискәтүк мәйданнары, хәтта чүп-чар эшкәртү һәм юынтык суларны чистар­ту җайланмалары. 12-15 катлы һәм аннан да зуррак бу мәһабәт корылмаларны төзеп, суга төшерүче ин­женерларга сокланам. Шул корылмаларны эшләтергә, йөртергә, математик төгәллек белән портка ките­реп туктатырга, аннан кузга­тып җибәрергә дә кирәк бит әле. Капитан һәм офицерлар өчен нинди җаваплы эш!

МИЛЛӘТЛӘР КОКТЕЙЛЕ

Корабка дөньяның төрле почмакларыннан килеп эшлиләр. Без Италия флоты булгач, капитан һәм офицер­лар составы итальяннардан тора иде. Урта баскыч, ягъ­ни җиңелрәк эшләрне баш­каручылар арасында төрле милләт ияләре бар. Румын­нар, урыслар, казахлар, кыр­гызлар, латиннар, болгар­лар һәм башкалар. Хезмәтче рольләрен күбрәк филип­пин, индонез һәм һиндлар башкара. Гомумән, кораб экипажы ул – милләтләр кок­тейле.

Кунакларның үз күңел ачу урыннары була, безне­ке – аерым җирдә. Лайнерда экипаж өчен спорт залы ка­ралган. Эштән бушаган арада теләгән һәркем кереп чыга ала. Китапханә дә бар. Әмма корабта китап укучылар һәм, гомумән, белемле кешеләр аз булып чыкты. Экипажның яраткан урыны – бар. Иртән шунда кереп, тәмле итальян кофесы эчеп чыгасың. Шун­да ук тәм-томнар, тормыш кирәк-яраклары да саты­ла. Төнлә, эш беткәч, биредә шайтан туе башлана.

Эш шунда ки, айлар буе диңгездә йөрү иртәме- соңмы кешедә стресс туды­ра. Шушы стресстан котылу өчен диңгезчеләр кәеф-сафа корырга ярата. Киноларда­гы пиратларның туктаусыз эчеп, күңел ачуына игъти­бар иткәнегез бардыр. Зама­на диңгезчеләре дә алардан калышмый.

Барда шулай ук хоккей, футбол кебек өстәл уенна­ры бар. Пинг-понг уйнар­га, караоке җырларга була. Кайчак ачык палубада эки­паж өчен махсус тематик дискәтүкләр оештырыла. Хәер, әлеге шайтан туенда катнашу-катнашмау бары тик үз теләгеңнән һәм иман дәрәҗәңнән тора. Миңа кал­са, күңел ачуның мондый ысулы кеше күңелендә буш­лык кына тудыра. Корабта белемгә, яктылыкка омтылу­чылар булмавын тиз арада аңладым һәм бүтән андый­ларны эзләмәдем дә. Монда чын дуслык, чын мәхәббәт дигән нәрсәләр юк һәм була да алмый, чөнки кешеләрдә иман дәрәҗәсе түбән. Гомумән, экипаж арасында динсезләр күп булуы шак­катыра иде. Ачык океан ур­тасында билгесезлек белән күзгә күз очрашкач, Аллаһка ышанмыйча, кемгә ышаныр­га мөмкин?! Яхшы кешеләр дә очрады алай. Мәсәлән, казах, кыргыз дусларым белән әле хәзер дә аралаша­быз. Телләре, мәдәниятләре безнекенә охшагач, алар, ничектер, күңелгә якын. Ял итүчеләр арасында да Чехиягә, Франциягә кунак­ка чакырып, номерларын калдырып китүчеләр булды.

Мин бу эшкә сәяхәт итү өчен кергән идем бит әле. Ике ел дәвамында мөмкинлектән рәхәтләнеп кулландым һәм үзем өчен 20 яңа ил ачтым. Ачыш­лар исемлегендә дөньяның иң матур Мальдив, Сей­шел, Маврикий пляжла­ры, Хорватия, Черногория, Албаниянең тарихи урын­нары, Испания, Италия, Грециянең иң тәмле ри­зыклары, Һиндстан, Шри- Ланка, Мадагаскарның үзенчәлекле мәдәниятләре бар.

Эшем авыр булмады, портта торганда бөтенләй эшләмәдем. Шуңа күрә атап үтелгән илләрдә, корабтан чыгып, җирлекне өйрәнергә мөмкинлегем күп булды. Гомумән, университетта укыгандагы тынгысыз ел­лардан соң, лайнердагы эш миңа туктаусыз ял кебек то­ела иде.

Кызганыч, пандемия ар­касында лайнерда эшләүнең яме китте: портларда урам­га чыгармый башладылар, күп төрле чикләүләр кер­телде. Круиз компанияләре зур кризис кичерде һәм әле генә яңадан уянып килә. Диңгезгә бер чыгып кара­ганнан соң аннан баш тар­ту авыр. Менә тагын чакы­ра төсле. Икенче яктан кара­ганда, сәяхәт итәр өчен ко­рабта гына йөрергә димәгән бит!

Ләйсән Сабирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев