Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Максатчанлык җиңүгә илтә

Шамил Исламов – Иске Карамалы егете. Якташыбыз Санкт- Петербургтагы дәүләт тау университетында аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклады һәм техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Ул бүгенге көндә вакытлыча үзе белем алган университетта укыта.

– Мин эшне бик тиз эшләргә, башлаганны кыска срокларда төгәлләргә яратам. Диссертациямне дә билгеләнгән вакыттан ярты елга иртәрәк якладым. Минем проект- тәкъдимнәрне Оренбург шәһәренең әйдәп баручы “Газпромнефть-Оренбург” ягулык-энергетика комплексында, “Роснефть-Уватнефтегаз” нефть компаниясендә бик теләп кулланалар, – ди Шамил.

Егет кечкенәдән үз алдына зур максатлар куеп үсә. Авыл мәктәбендә үзләштергән белем һәм аның сыйфаты белән канәгать булмыйча, 7 класстан укуын Әлмәт шәһәренең 1нче санлы лицеенда (элеккеге татар-төрек лицее) дәвам итә. Яхшы укуы өстенә матур җырлавы белән дә таң калдыра ул. Республикада узган төрек җырлары конкурсында җиңүе, спорт ярышларында да беренче урыннарны яулавы Шамилнең тырышлыгы турында сөйли.

Укытучылары аңа зур өметләр баглый. Шамил турында “лицейның алтын запасы” диләр һәм ялгышмыйлар. Санкт-Петербург тау университетына бик җиңел генә укырга керә Шамил. Уку йортының разработка факультетын тәмамлап, ике ел магистратурада, аннан тагын дүрт ел аспирантурада белем ала. Инженер-нефтьче һөнәре алган Шамил Исламов белән әти-әнисе лаеклы горурлана бүген.

– Шамил университетта укыганда төрле бәйге-конкурсларда катнашты. “Ел студенты-2017” җиңүчесе дә булды. Великобритания, Норвегия, Германия, Польша, Финляндия, Азәрбәйҗан, Казахстан һәм Белоруссия илләрендә үз профиле буенча әйдәп баручы университетларда һәм нефтегаз компанияләрендә стажировкалар үтте. “Нефть-газ ятмалары: продукция эшләү, чыгару һәм әзерләү” яшьләр техник сессиясендә икенче урынны яулавы да зур сөенеч булды. Дөньяның 60 иленнән килгән конкурсант арасында беренче өчлеккә керү – зур мәртәбә, дип уйлыйм. Узган ел улыбыз АКШның Хьюстон шәһәрендә узган XXIII Бөтендөнья нефть конгрессында да катнашты. 2018нче елда Лондон шәһәрендә үткән II Россия-Британия сырьевой диалогта, “Investion Dragons” инновацияләр идеясе конкурсында җиңү яулады. Югары академик өлгереше һәм лидерлык сыйфатлары өчен дүрт мәртәбә Бритиш Петролеум, берешәр тапкыр Лукойл, РФ Президенты һәм “Золотое наследие Мирового нефтяного совета” стипендиаты булды. Шамил, авылдан китеп, зур шәһәрдә үз урынын тапты. Ул иркә малай булып үсмәде, кечкенәдән үз сүзен курыкмыйча әйтә иде. Шөкер, балаларыбызның өчесе дә – йөз аклыгыбыз, – ди әтисе Расыйх абый.

Шамил, 28 яшьтә генә булуына карамастан, сайлаган һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белеп, бу тармакта булган стратегик проблемаларны уртага салып хәл итәрлек шәхес булып җитешкән. Нефть-газ секторының дөнья лидерлары белән элемтәләрне ныгыту мөмкинлекләрен дә кулдан ычкындырмыйча, һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк, дигән фикердә ул.

– Әни мине принципиаль кеше, ди. Шулай булмаса, мин бүгенге уңышларга ирешә алмаган да булыр идем. Арада максатчан, көчле кешеләр булса, көчле кешегә әйләнәсең. Синең кемнәр белән аралашуың күп нәрсәне хәл итә. Көчле кешеләргә, уңышка ирешкәннәргә ияреп, син дә уңышлы кеше буласың. Иң мөһиме – теләк кенә кирәк, – ди Шамил Исламов.

Шамил белем алган тау университетында озак еллар дәвамында чимал табу һәм эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән фәнни тикшеренүләр алып барыла. Катлаулы шартларда җир асты ремонты эшләре үткәргәндә скважиналарны вакытлыча куркынычсыз изоляцияләү ысулын нәкъ менә безнең райондашыбыз уйлап тапкан. Аның күзаллаулары, тикшеренүләре профессорларны да гаҗәпкә калдырган булган. Шулай булмыйча! Яшь кенә егетнең белеме, тәҗрибәсе дә җитәрлек шул!

Шамил бүгенге көндә Бөекбританиянең “Бритиш Петролеум” нефть-газ һәм нефть химиясе транснациональ монополиясе белән килешү төзи. Чит ил компаниясе белән төзелгән контракт нигезендә Шамил белеме һәм тәҗрибәсенә таянып эш алып барачак.

Лилия Шәймиева.

Фото – Шамил Исламовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев