Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Ике кулга бер эш

Акылы камил, тәне сәламәт кеше хезмәт белән көн күрергә тиеш. Үз хезмәтең белән гаиләңне туйдыру – иң күркәм эшләрнең берсе.


Дөньяда иң ләззәтле икмәк – адәм баласының үз кәсебе, үз кул көче белән табылган һәм маңгай тирләрен агызып кулга кергән икмәктер.
Ә эш булмаса нишләргә? Җавап бер: тик тормаска. Үз эшен башлыйм дигән кешегә дәүләтебез ярдәм итәм дип торганда бигрәк тә.
Россиянең теләсә кайсы төбәгендә социаль яклау органы һәм катлаулы тормыш хәлендә булган кеше яки гаилә арасында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында килешү төзергә, шулай итеп, үз эшеңне башлап җибәрергә мөмкин. Мондый төр ярдәмнән быел җирлегебездә яшәүче 14 кеше файдаланган. Мөслимдә яшәүче Динар Латыйпов һәм Илүзә Мухитова гаиләсе дә дәүләтнең шундый ярдәменнән файдаланып үз эшләрен ачып җибәргән.
Илүзә – Әмәкәй авылы кызы. Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлап, программист һөнәрен үзләштергән. Динар – Мөслим егете. 2018 елда бер гаилә булып яши башлыйлар. Фатир алу өчен ана капиталын файдаланганнар. Бер бүлмәне әзерләү цехы өчен җайлаштырганнар. Яшь гаилә хәләл иттән эшләнгән ярымфабрикатлар әзерли. “Итне бик сайлап, белгән, үзебез нык ышанган кешеләрдән генә алабыз. Тавык һәм сарык итен җәй көне шашлык өчен маринадлыйбыз. Кыш көне пилмән әзерләүгә өстенлек бирәбез. Пилмәнне йомшак яшь мал итеннән ясыйбыз”, – ди гаилә башлыгы.
Үзләренең даими сатып алучылары бар аларның. Аларның теләкләрен дә исәпкә алып эшлиләр. Мәсәлән, тоз- борычның күләмен шулай яраклаштырганнар. Дәүләт ярдәмен алу өчен, Динар үзмәшгуль булып теркәлгән. Контракт төзегәндә бизнес-проект эшләп тапшырырга кирәк. Анысының нечкәлекләрен Илүзә үзе өйрәнгән. “Кемнән өйрәндең?” – дигән сорауга “Интернеттан”, – дип җавап бирде хуҗабикә, елмаеп.
Чыннан да, теләге булган кешегә интернеттан әллә нинди һөнәрләргә өйрәнергә була хәзер. Галимнәр фикеренчә, хәзерге заман кешесе үз гомерендә 5-6 тапкыр һөнәр күнекмәләрен алыштырачак. Һәрдаим белем-күнекмәләрен камилләштергән кешеләр генә замана тенденцияләрен файдалы эшкә җигә алачак дигән сүз бу.
Мәктәпнең баскетбол, волейбол командаларында чыгыш ясап, ярышларда йөргән, тормыш иминлеге нигезләре, математика кебек фәннәрдән олимпиадаларда катнашкан тынгысыз Илүзә бүген декрет ялында да үзенә өстәмә шөгыль эзли. Күптән түгел фуд-флористика белән кызыксынып киткән. Электән үк бүләкләрне истә калырлык итеп, үзенчәлекле формага китереп бирергә яраткан ул. Хәзер исә бу эшнең нечкәлекләренә тагын да ныграк төшенергә ниятли.
Язмабыз геройларына нибары 25- 27 яшь. Тулы канлы тормышның әле башы гына. Кешеләргә файдалы булып яшәүгә ни җитә!

Фото - И.Мухитованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев