Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыклы

Фирүзә Петрова, Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлагач, 2020 елда “Миләшкәй” балалар бакчасына тәрбияче булып кайта.

– Минемчә, дөньяда балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк эш юк. Минем өчен балалар белән эшләү һәрвакыт кызыклы булды, – ди Фирүзә.
Яшь белгеч төрле яшьтәге балалар белән эшләргә ярата. Шулай да кечкенәләр белән эшләү кызыклырак.

– Нәниләр яңалыкка тартыла, әйләнә-тирәдәге гүзәллекне күрергә өйрәнә, гаҗәпләнә һәм соклана. Өлкәннәр дә сабый бала кебек юкка да сөенә белсә, тормыш күпкә кызыклырак булыр иде, – ди ул.

Фирүзә балаларны табигать белән таныштыруда гадәти булмаган ысуллар куллана. Үз эшчәнлегендә уеннарны күп куллана. Уен барышында нәниләр яңа материалны җиңел үзләштерә. Әлеге ысул ярдәмендә баланың сөйләм теле үсә, аралашуга ихтыяҗ туа.

– Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә бәйле һөнәрләр, сүз дә юк, җиңел түгел. Тик эшен ихлас күңелдән яратучы белгечкә бу киртә түгел. Эшли башлаган чорда да, хәзер дә остазларым – балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова һәм өлкән тәрбияче Гөлназ Ярмөхәммәтова ярдәм итә. Алар – миңа үрнәк, киңәшләрен һәм үгет-нәсихәтләрен бирәләр, балалар белән уртак тел табарга, үзеңне камилләштерергә, конкурсларда катнашырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә һәм ирешкәннәрдә тукталмаска өйрәтәләр. Иң мөһиме: алар миңа һөнәремне һәм балаларны яратырга, нәниләргә ярдәмче һәм дус булырга өйрәтте, – ди Фирүзә Петрова.

Яшь белгеч бакчада “Чудо-мультфильм” проектын алып бара. Педагогик проект кысаларында балалар мультфильмны үзләре төшерә. Башлангыч этапта экранга төшерү өчен әкият яки мультфильм сайлана. Пластилиннан әкият геройлары, декорацияләр ясала. Балалар сюжетны уйный, геройларны җанландыра, персонажлар хәрәкәтендәге һәр үзгәрешне, кадрларны фотоаппаратка төшерә.

– Әзер мультфильм карауга караганда, үз кулларың белән сәнгать әсәре тудыру күпкә кызыклырак. Бу балаларга үзен сынап карарга һәм булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә, татар, рус халык әкиятләрен танытуда һәм активлаштыруда да мөһим баскыч булып тора, – ди Фирүзә.

Фото – Ф. Петрованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев