Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Халык сәламәтлеге сагында

Бертуган абыебыз Сабиров Расих Фатхелбаян улы 1934нче елның 23 мартында Мөслим районы Түбән Табын авылында гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып туа. Аннан соң дүрт энесе, өч сеңлесе дөньяга килә.

Әниебезне, кулак дип, унсигез яшендә Магнитогорск ягына җибәрәләр. Әби-бабаларыбызны гаиләләре белән (өйләнгән ике уллары да була) тайгага куалар. Әтиебез мулла малае була. Яше җиткәч, хәрби хезмәткә алынып, моряк булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугыш башлангач, фронтка китә, Заполярьеда – Ак диңгездә илебезне саклый. Бик сирәк бирелә торган “За оборону Заполярья” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Әтиебез яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайта. 

Расих абый, 1951 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, медицина институтына керү теләге белән Уфага юл тота. Ләкин кабул итү имтиханнары төгәлләнгән була. Абый каушап калмый, институтның проректоры янына керә. Профессор Н. Шерстенков гади авыл малаен сынап карарга уйлый һәм имтиханнар тапшырырга рөхсәт бирә. Расих абый, бер көндә дүрт имтихан биреп, медицина институтына укырга керә. Аңа тулай торактан урын да бирәләр, стипендия дә билгелиләр. Югары уку йортында бу бердәнбер очрак була. Бу хакта, “Ломоносов нашего времени” дип, газетада да язып чыгалар. 

Диплом алгач, абыйны юллама белән 1957 елда Башкортостандагы Авыргазы районы Макарово авылы участок больницасына баш табиб итеп җибәрәләр. Күптәнге земская больница була бу. Биек түшәмле, зур якты тәрәзәле бинада амбулатория дә, 30 урынлы стационар да урнашкан була. Әле ул чорда электр да кермәгән, керосин лампасы яктысында эшлиләр, бүлмәләрне утын ягып җылыталар (телефон элемтәсе турында әйткән дә юк). Абый, баш табиб булгач, хуҗалык эшләрендә дә башлап йөри. 35-40 чакрым ераклыктагы авылларга медицина ярдәме күрсәтәләр. Чакыруларга ат белән йөриләр. Авылларда татары, башкорты, чувашы, мордвасы, урысы – барысы да бергә гомер итә. 

Расих абыйга терапевт та, педиатр да, хирург та, травматолог та, окулист та булырга туры килә. Чөнки якын-тирәдә башка больницалар булмый. Кан югалтып, бик авыр хәлдә килгән күпме хатын-кызны үлемнән алып кала ул. Бала табарга да ярдәм итәргә туры килә. Сынган кул-аякларга гипс сала, тайган урыннарны урынына утырта, яраларны тегә. Трахома чире белән көрәшеп, аны да җиңеп чыгалар. Алты ел буена күп тапкырлар судмедэксперт булырга да туры килә. 

Бу вакытта абыйның инде бер кызы, ике улы туа, хатыны Ләлә апа авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Ләлә апа үзебезнең авылныкы, күрше кызы иде. Ул Казан педагогия институтын тәмамлады. 

1963 елда абыйлар гаиләләре белән Стәрлетамак шәһәренә күченә. Абый бик зур “Авангард” заводының медсанчастенә баш табиб булып урнаша. Шулай итеп Башкортостанда 30 ел баш табиб булып эшли абыебыз. 
Туган якларга якынаю теләге белән алар 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп кайта. Шул елдан башлап абый данлыклы КамАЗ заводы медсанчастендә бүлек мөдире булды. 1992 елдан көндезге стационар мөдире вазыйфасын башкарды. Расих абый 85 яшенә кадәр яраткан хезмәтеннән аерылмады. Авырулардан бер генә дә шикаять тә булмаган бердәнбер табиб ул. 58 ел буена халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган югары категорияле табиб-терапевт Сабиров Расих Фатхелбаян улы “Отличник здравоохранения СССР” билгесе, хезмәт ветераны медале, Кызыл хаҗ һәм Кызыл ярымай ордены белән бүләкләнде. 

Абыебыз Ләлә апа белән 58 ел гомер итте. Кызганыч, 2013 елда 82 яшендә Ләлә апабыз вафат булды. Кызлары, әтисе укыган медицина институтын тәмамлап, Яр Чаллыда балалар табибы булып эшли. Бүгенге көндә оныгы Әдилә бабасы укыган Уфа медицина институтында белем ала. 
Исән булса, Расих абыйга 23 мартта 87 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, мәрхәмәтсез үлем аны 2021нче елның 18 гыйнварында арабыздан алып китте. Без аны үзенең васыяте буенча авылга, Ләлә апа янына җирләдек. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыннары оҗмахта булсын. Бәхил бул, абый! Кадерле туганыбызны соңгы юлга озатуда ярдәм иткән Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Кыяметдинов Рөстәмгә, кабер казу, күмү йолаларын оештырган Рафаэльгә, Зиннурга, кабер казуда катнашкан барлык авылдашларга, туганнарга, күршеләребезгә, бигрәк тә Дамир абый белән Наилә апага чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле гомерләр насыйп итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев