Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Үзебездән тора

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди безнең халык.

Мөслим туган якны өйрәнү музее матур киләчәк өчен җан атып, тарихи экспонатларны җыеп, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру юнәлешендә зур эш алып бара. Музейга килгән яшьләр, укучылар, балалар бакчасына йөрүче балалар кызыксынып тыңлыйлар, сораулар бирәләр, әби-бабалары, гаиләләре тапшырган экспонатларны күреп таныйлар, сөенәләр икән, бу безнең дөрес юлдан баруыбызны аңлата. 

Бүгенге көндә музей фондында 10000нән артык экспонат саклана. Аларның бик яхшы сыйфатлы булганнары гына күргәзмәгә куела. Реставрация кирәк булганнарын, сирәк очрый торган экспонатларны фондларны саклаучы Йолдыз Зәкиева саклауга куя. Мондый экспонатлар елга бер генә тапкыр, Музейлар көне уңаеннан оештырылган чараларда гына күргәзмәгә куела, халыкка күрсәтелә.

Нәзилә Бәдертдинова, Мөслим туган якны өйрәнү музее директоры.

Равил Тимкин фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев