Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Тормыштан канәгать!

Мин 1941 елның гыйнварында туганмын. Әтием сугышка киткәндә, миңа алты ай булган. Әни дүрт бала белән ялгыз калган. Иң өлкән баласына нибары 10 яшь булган.

Үсә төшкәч, тамагыбызның һәрвакыт ач булуы истә калан. Он җитмәгәнлектән, әни ипи камырының күләмен арттыру өчен бәрәңге куша иде, шуңа исән калганбыздыр инде.
Әтинең сугыштан кайтуын нык көттек без! Әни мичкә ягып җибәргәч, ялкын телләрендә әти пәйда булып, безнең янга сикереп чыгар төсле тоела иде...
Хәзер мин – 80 яшьне узган өлкән кеше. Совет заманында яшәгән барлык кешеләр кебек мин дә безне эшле, ашлы иткән дәүләтебезгә рәхмәтле.
Безнең әтиләребез, бабаларыбыз хәзерге яшәү шартларын күрсәләр, ышанмаслар иде.


Кузьма Иванов, Мөслим.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев