Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Тарихны югалтабыз

Музей ул – үткән, бүгенге һәм киләчәк турында хәтерне саклау урыны

Туган якны өйрәнү музеенда мин 2015 елдан бирле эшлим. Биредә үземә күп яңалык ачтым, бәлки, шуңа да үз урынымны таптым, дип уйлыйм. Ничек кенә сәер булмасын, Казанда туып, 13 яшенә кадәр шунда яшәгән кешегә Мөслим районы тарихы бик кызыклы!
Бөртекләп җыелган гаилә, авыл яки оешма тарихын барлаганда картина тулы булсын өчен һәр элементның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйсың. Бу бик күп көч һәм вакыт таләп итә торган процесс. Бу эштә туган як тарихын өйрәнү буенча яки аерым оешмаларга һәм шәхесләргә багышланган китапларның ярдәме зур. “Авыл утлары” газетасы төпләмәләре район тормышының төрле чорлары турында мәгълүмат чыганагы булып тора. Махсус материалларны район архивында да табарга була.
Вакыт аяусыз. Бердән, Ковид хәтер сагында торучы өлкән буынның күп вәкилләрен алып китте.
Икенчедән, үзләрендә сакланучы гаҗәеп тарихи кыйммәткә ия материалларны һич икеләнмичә яндыручы, ташлаучы битараф кешеләр күп. Тарих бармаклар арасындагы ком төсле юкка чыга кебек.

Равил Тимкин, Мөслим туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.

Крәш Шуран мәктәбе музее

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев