Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Рәхмәт сезгә, укытучыларым!

2003 елда 3 санлы Мөслим урта мәктәбе ачылгач, без 1 сыйныфка укырга кердек. Гап-гади класс идек.

Укытучылар безне ачуланды да, мактады да. Безнең исә аларны кызарткан чаклар да булгандыр, горурлык хисләре дә уятканбыздыр. Без укытучыларыбызны хөрмәт иттек, яраттык, алар каршында җаваплылык тойдык.

Без “б” классы идек һәм традиция буенча һәрдаим “в” классы белән ярыштык. Укуда, спортта һәм башка чараларда беренче булырга, алардан уздырырга тырыштык. “Көзге бал”, Яңа ел кебек чараларда бу көндәшлек аеруча нык сизелә иде. Мәктәп безне көндәшлеккә сәләтле булырга өйрәтте, креативлык, иҗади кластер аша шәхес итеп тәрбияләде, сәләтебезне ачты.

Мәктәп безгә бәяләп бетергесез белем бирде. Мәктәп безне мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Сыйныфташларымның һәрберсе җәмгыятьтә үз урынын тапты. Тырыш булдык, үз дигәнебезгә ирешү өчен бөтен көчебезне куйдык. Барыбыз да диярлек югары белем алдык.

Һәрвакыт иң яхшысы булырга тырышу, әлбәттә, отличник синдромыннан да барлыкка килгәгдер. Аның белән интегүчеләр дә булды. Иң мөһиме – көчле характерлы булып, үз фикереңне әйтә белү, шаблон тормыштан китеп комфорт табу. Мин бүген сыйныфташларым белән чын-чынлап горурланам, чөнки үз юлын, үз һөнәрен тапкан кешеләр бик бәхетле!

Мәктәптә яхшы укыдым, ләкин йомшак идем: күчертергә сораганда да “юк” дип әйтә алмадым. Үз хезмәтеңә хөрмәт белән карау кирәк. Юкса, белемеңнән, юашлыгыңнан файдаланачаклар. Мәктәп хезмәтне яратырга һәм үз хезмәтеңне бәяли белергә, аңа хөрмәт белән карарга, уңайлы булудан качарга, кирәкмәгән буш сүзләргә колак салмаска һәм “юк” дип әйтә белергә өйрәтте.

Алсу Шәнгәрәева, гимназиянең 2014нче елгы чыгарылыш классы укучысы.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев