Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Хатлар укыганда

Игелекле гамәл

Авылның төзеклеге һәм чисталыгы халыкның үзеннән тора. Буялган матур йортлар, төзек, караулы ихаталар күзләрне иркәли.

Хезмәт кую авыл халкында һәрвакыт алдагы көнгә ышаныч уяткан. Йорт-җиреңне төзекләндерү, матурлау көндәлек тормышны шатлык хисләре белән тутыра. Киләчәк турында һәрберебез уйланырга тиеш. Авылда нинди кешеләр яшәвен зиратлар торышыннан да күрергә була.  Нинди вазыйфа биләвенә һәм нинди һөнәр башкаруына карамастан, зират – һәркем өчен изге урын. Зиратлар үткәнебезгә һәм бу дөньядан киткән авылдашларыбыз хәтеренә мөнәсәбәтебезне күрсәтә, әхлак күрсәткече булып тора. Вафат булганнарның хәтеренә мөнәсәбәте аша халыкның мәдәниятен һәм тормышка мөнәсәбәтен билгеләргә була. Шуңа зиратларны тәртиптә һәм чиста тоту – исәннәрнең туры вазыйфасы.

Ел саен язгы һәм көзге чорларда Мари Бүләр зиратларында өмәләр үткәрелә. Авыл халкы зират территориясен сынган ботаклардан һәм кипкән үләннән чистарта. Әмма, территория чиста булса да, зират коймасы куркыныч хәлдә иде. Бу иң борчыган мәсьәләләрнең берсе иде, ул авыл халкына да, якыннарының каберләрен карап тотучы якташларга да тынгы бирмәде. Зират территориясен киңәйтү дә таләп ителә иде. Койма тоту өчен зур суммада акча кирәк. Эше дә күләмле. Авыл халкы әлеге сумманы җыеп бетерә алмавын аңлый. Шуңа әлеге мәсьәләне җыелышларда да берничә тапкыр күтәрделәр, әмма нәтиҗәсе генә булмады. Ахыр чиктә, зират коймасын яңартуда өлешчә ярдәм итүен сорап, Руслан Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек. Руслан Леонидович – үз предприятиесе булган эшмәкәр. Аның әнисе, әби-бабасы һәм әнисе яклап туганнары Мари Бүләр зиратына җирләнгән. Русланның бабасы Мөхәммәт Җәмилов исән чагында озак еллар зиратны карап торды.

Руслан Әхмәтов үтенечебезне кире какмады. Хәзер зират тирәли яңа сыйфатлы койма тотылды. Игелекле эшмәкәр 900 мең сумга якын суммага 541 метр евросетка, торбалар, буяулар һәм койма кою өчен кирәкле башка әйберләрне алып кайтып бирде. Үзе дә, кайтып, эшне контрольдә тотты һәм ярдәм күрсәтте. Сүз уңаеннан, Р.Әхмәтов беренче генә тапкыр ярдәм күрсәтми. Яз көне зәңгәр чыршы үсентеләре алып кайтып, авылдагы обелиск янындагы паркка агачлар утыртуны да оештырган иде. Күләмле игелекле эше, игътибары һәм аңлавы, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булуы өчен, эшмәкәр Руслан Әхмәтовка авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Зират коймасын тоту эше күмәкләп башкарылды. “Август-Мөслим” агрофирмасының участок идарәчесе Азат Сәхапов баганалар утырту өчен трактор бирде. Авыл халкы да эшкә җаваплы карады. Ир-атлар иске койманы сүтте, баганаларны алды, яңа баганалар утыртты һәм койма койды. Хатын-кызлар баганаларны буяды. Эш процессы белән Эдуард Имәнәев җитәкчелек итте, алар бөтен гаиләләре белән хезмәт куйды. Шәһәрдән кайткан якташлар да күмәк эшкә үз өлешен кертте. Игелекле эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтебез барып ирешсен. Битараф булмаган ярдәмчел кешеләр булганда, авылның киләчәгенә ышаныч бар.

Әнисә Изибаева. Мари Бүләр авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев