Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Геройлар безгә өлге иде

Советлар Союзы герое Зоя Космодемьянскаяга быел 100 яшь тулган булыр иде. Ул 9 класста укыганда партизаннар отрядына кушыла һәм заданиене үтәгәндә һәлак була.

Укучыларны 5 класска кабул итеп алгач, үзебезнең отрядка Зоя Космодемьянская исемен бирергә килештек һәм беренче эш итеп “Повесть о Зое и Шуре” дигән китапны укып чыктык. Китапны Зоя белән Шураның әниләре, шул мәктәптә укытучы булып эшләгән Клавдия Тимофеевна язган. Балалар белән Мәскәүнең 161 санлы мәктәбенә хат язып салдык һәм безгә Валерия исемле кыздан хатлар килә башлады. Ул безгә ай саен мәктәпләрендә узган пионер сборлары, кичәләр турында хатлар язды, хәтта “Көзге бал” сценариен дә җибәрде. Музейдагы материаллар белән таныштырып, фотолар, адреслар да җибәрде.

Бервакыт безгә Мәскәүдән Валерия укыган мәктәп директорыннан хат килеп төште. Анда мондый юллар бар иде: “Дорогие ребята! Мы вас и по карте не смогли определить. В такой глубинке бережно храните память о нашей девочке. Низкий поклон вам и учителям. В благодарность за это мы приглашаем вас в нашу школу. Жилье, питание, экскурсии мы берем на себя. Приезжайте!”.

Без Мәскәүгә барырга әзерләнә башладык, поездга билетлар да белештек. Нурфаэль абый Шәрифуллин “газиг”ы белән Бөгелмә вокзалына илтеп куяр, дип уйладык. 25-30 сум акча кирәк була дип санап чыгардык. Әйтерсең Мәскәү Бөгелмә аръягында башлана. Тик Мәскәүгә барып булмады.

Зоя белән бер отрядта хезмәт иткән Рита Закированы эзләп табып, аңа хат яздык. Ул бик сөенеп безгә җавап бирде. Аның әтисе 1931-1935 елларда Мөслимдә райком секретаре булып эшләгән, балачагы Мөслимдә үткән булып чыкты. Хатында ул Ык буйларын, әрәмәләрне искә алып язган иде. 1978 елны райком чакыруы буенча ул Мөслимдә булган. “Хәзер килә алмыйм” дигән иде бер хатында. Укучылар белән киңәшләштек тә Ритага (чын исеме – Чәчкә) посылка салдык. Үзебез пешергән печенье, чәкчәк, җир җиләге кайнатмасы, мәтрүшкә җибәрдек. Ул рәхмәт әйтеп фотоларын җибәрде. Укучыларым күңелендә әлеге истәлекле хатирәләр әле дә саклана дип беләм.

Энҗе Корбыева.

Метрәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев