Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Гаилә һәм мәктәп

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – һәркем өчен иң кадерле сыеныр урын. Гаиләләр тату, әти-әниләр һәм балалар сәламәт булганда, авырлыкларны җиңү авыр түгел. Матур гаилә коруның да сере гади: өйдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәсә, шул җитә.

Гаилә ул – якты матур йорт, балалар бакчасы, мәктәп. Шулар арасында бердәмлек булса, балаларга тиешле тәрбия биреп була. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дисәләр дә, бала күп вакытын бакча белән мәктәптә уздыра. Димәк, мәктәп тә әти-әни белән бергә балаланы очарга өйрәтергә тиеш.

Гаилә елы уңаеннан, “Семья и школа – нить доверия” муниципаль проектына нигезләнеп, Мөслим гимназиясенең 3 сыйныф укучылары әти-әниләре белән берлектә “Җитәкче белән иртәнге аш” исемле күңелле очрашу уздырдык. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилиана Миннегалиева Гаилә елы белән котлады. Дәрестә балаларның сәламәтлегенә басым ясалды, телефон-гаджетларның балаларга зыяны турында кисәтелде. Гимназиядә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең күп булуы әйтелде.

Очрашу спортзалда “Күңелле эстафета” уены белән дәвам итте. Параллель өч сыйныфтан һәм әти-әниләрдән торган дүрт команда төрле ярышларда катнашып, күңелле ял иттеләр.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: гаилә белән мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була.

Миләүшә Хәсәнова, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Миләүшә Хәсәнова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев