Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Дөньяны мәрхәмәтлелек саклый

Тирә-юнебездә игелекле кешеләр күп, алар дөньяны юкка чыгудан саклый.

Кайберәүләр дөнья рәхимсезләнә, каты күңеллегә әйләнә, кешеләр үзенә файда алу принципларына нигезләнеп яши, дип раслый. Бәлки шулайдыр да, әмма эчкерсез, игелекле кешеләр дә аз түгел, минемчә. Башкача булганда, без яшәгән дөнья күптән юкка чыгар иде. 

 Рус, татар һәм башка халыкларның гореф-гадәтләре мәрхәмәтлелек, игелек принципларына нигезләнгән. Сүз уңаеннан, көнбатышта – акча түләгән өчен, ә бездә ихластан, игелек теләп елмаялар.

Хезмәт ветераны Вера Лобанова – авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Ул ярдәмгә мохтаҗларга бик теләп, авырсынмый булыша, авылдашларын дога укып соңгы юлга озата. Күптән түгел ул мәктәпкәчә төркемгә ярдәм итәргә теләп мөрәҗәгать итте. “Дәүләт пенсиямне арттырды”, – ди, чөнки Вера Филипповнага 80 яшь тулды. Вера ханым мәктәпкәчә яшьтәге балаларның йокы бүлмәсе өчен ковролин сатып алды. Бакчага йөрүче Игнатның  әтисе Владислав Новиков мәктәпкәчә төркем хезмәткәрләре ярдәме белән бүлмәгә йомшак, җылы ковролинны җәеп бирде.

Фирдәвес Фәрхетдинов, Рус Шуган төп белем бирү мәктәбе директоры.

Фото – Рус. Шуган Мәктәбе архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев