Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Башка килә уйлар төрле-төрле...

Безнең “Урожай” колхозы республикада билгеле алдынгы хуҗалык иде. Район җитештергән продукциянең 20 проценты безнең колхозга туры килә иде! Без күп еллар ирле-хатынлы терлекчелектә хезмәт куйдык. Шул еллар сагындыра.

Һәр елны хөкүмәт планнарын вакытыннан алда үти идек. Мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар фермалары эшләде. Азык цехлары бар иде. Безнең хуҗалык нәселле терлекләр сату буенча республикада танылды! Колхоз акчаны бик әз түләде, шуңа хуҗалыкның 3 млн 300 мең сум акчасы җыелды да.

М.Салахов абыйның тырышлыгы белән 1974 елда кирпечтән бик матур кибет салдылар. Аны саклап калабыз дип, сатучылар пай кенәгәләре белән акча җыйды. Тик кибетне сүтеп, каядыр алып киттеләр. Без коммунизм таңын көттек, әмма фашистлар да җиңә алмаган СССР таркалды. 

Торгынлык еллары үтте кебек. “Август-Мөслим” агрофирмасы ачылды. Халыкка эш бар: эшлиләр һәм акчасын да алалар. Авылыбызда эшсез кеше юк. Тик, авылларны күтәрәбез дип мактансалар да, үсеш күренми. Сарык тиреләрен, йонын алмыйлар, чүплеккә ташлыйбыз. Ә элек тирене дә, йонны да, чүпрәк белән сөякне дә җыялар иде. Файдалы булган бит! Сөтне халыктан җыю бәясе бик очсыз, ә кибеттә ул бик кыйммәт! Без өлкән яшьтәгеләргә ай саен пенсия килсә, тынычлык булса, шул җитә! Ә яшьләрне кызыктырырлык шартлар юк бит. Шәһәрдә нинди генә күңел ачу чаралары юк?! Яшьләрнең бит матур яшисе килә, шуңа авылда калмыйлар. 

Мөҗәһидан Мортазин. Исәнсеф авылы.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев