Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар укыганда

Балачакны сагынып

Авыр тормышта узса да, күңелле хатирәләргә бай булгангамы, һәркем балачакка кайтырга хыяллана.

Карлар эреп, урамнарда гөрләвекләр кузгала башлау белән чормадагы “аңгыра бутый”ларны сөйрәп чыгара идек тә, эченнән әби бәйләгән “җончөлкә”не киеп, сулы кар ерырга чыгып йөгерә идек. Аның элек кары да күп була иде. Хәзерге кебек ике-өч көндә эреп юкка чыкмый иде.
Колхозның дистәдән артык тракторы ярган урам канауларыннан шаулап-гөрләп гөрләвекләр агар иде, ә без, бала чага, шул канау буйлап я такта кисәгеннән ясаган “җилкәнле” көймә, я бура бураганннан калган йомычка кисәген йөздерә идек. Кемнеке тизрәк йөзә, кемнеке көчлерәк элдерә? Урамда чыр-чу, кошлар сайраган тавышлар, трактор гөрелтесе, ташу шавы булыр иде. И, күңелле чаклар!.. Кемдер – таеп, кемдер абынып егыла. Беркем берәүне гаепләми, бөтен кеше бертигез, бөтен кеше шат, кәеф күтәренке.

Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш авылы

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел, 12 апрель санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев