Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Хәтер

Герой истәлегенә (+фоторепортаж)

Бүләк авылында Советлар Союзы герое Илдар Маннанов истәлегенә бюст ачылды. Герой истәлегенә бюст авылның мемориал үзәгендә урын алды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.


– Илдар Маннанов батырлыгы өчен Бөек Ватан сугышының беренче елында ук герой исеменә лаек була һәм Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1943 елда “Батырлык өчен” медален ала. Бүләктә ачылган бюст авыл халкы өчен генә түгел, районыбыз өчен дә кадерле. Еллар тыныч, дөньялар имин булсын! – диде Альберт Хуҗин.
Бюст ясату идеясен Яр Чаллыда яшәүче Илназ Кәрамов тәкъдим иткән. Илназның әти-әнисе Бүләк авылында туып үскән һәм улларының инициативасын хуплаган.


Тулырак - "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 12 май санында

 Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама