Ихтыярны йөгәнләүче ярыш
Рус Шуган мәктәбе базасында Петр Днепров истәлегенә традицион ату ярышлары үтте.
Рус Шуган мәктәбендә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов һәм физкультура укытучысы Владимир Лесновның хезмәте зур. Бәйгенең елданел популярлашуы һәм күбрәк аудитория җыюы да шуны күрсәтә.
– Укучылар ярышларны көтеп ала. Ярышларда бигрәк тә егетләр өчен кирәкле күнекмәләр бирелә. Хәрби хезмәт үткәндә мондый күнекмәләр бик кирәк, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.
Ярышларда катнашучылар мәктәп музеен да карадылар, Пётр Днепровның тормыш юлы, авыл һәм мәктәп тарихы белән таныштылар.
– Мондый ярышларда яшүсмерләрдә максатчанлык, чыдамлык, үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Ату ярышлары эмоциональ яктан киеренке булса да, хис-тойгыларны контрольдә тотарга өйрәтә, – ди Мөслимнең ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Айдар Шәймөхәмәтов.
Ату ярышларында кызлар да, егетләр дә катнашты
Рәмилә Сәләмова
Рәмилә Сәләмова фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 21 февраль санында
Нет комментариев