Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Егетләр ялга кайтты

Эшләүче һәркем 6 айдан соң ял алырга хокуклы. Бу мөмкинлектән мобилизацияләнгән егетләр дә файдалана. Райондашларыбыз ике атналык ялга кайта башлады. Башта кайнар нокталарда хезмәт итүче офицерлар составына ял бирелде.

Өч райондашыбыз якшәмбе көнне туган ягыбызга кайтты. 1600 километр юл узган егетләр бик арыган булсалар да, сер бирмәделәр. Райондашларыбызны каршы алырга район башлыгы Альберт Хуҗин белән бергә егетләрнең якыннары, бертөркем җитәкчеләр дә килде. Кочаклашып күрешкәннән соң, алар китапханәгә, чәй өстәле артына узды (район башлыгы егетләрне озатканда: “Кайтуыгызны чәй өстәле әзерләп көтеп торырбыз”, – дип вәгъдә иткән). 
Альберт Хуҗин егетләрнең тормыш шартлары, ашау-эчү, кием-салым, районнан, Татарстаннан җибәрелгән ярдәмнең ничек килеп җитүе белән кызыксынды, кайсы районда хезмәт итүләре турында сораштырды.
– Блиндажда яшибез. Ашарга алып киләләр, су җитәрлек, кирәк-яракны сатып алырга була. Хезмәт хакы үз вакытында күчеп тора, – ди Илназ. – Ил алдындагы бурычымны үтим. Анда райондашларым, дуслар, хезмәттәшләр калды.
Һәр әти-әни баласы өчен борчылып яши. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучылар бигрәк тә.
– Балаларның ялга кайтасыларын белгәч бик сөендек. Улларыбыз белән бик горурланабыз. Исән-сау кайтуларын теләп көттек. Район хакимиятенә бик зур рәхмәт! Чәй табыны әзерләп, зурлап каршы алдылар, – диде Гөлназ ханым. – Балаларыбыз ял итеп, көч җыяр. Яллары беткәч, үзләре хезмәт иткән частька китәрләр. Иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
– Егетләр белән бераз сөйләшеп утыру мөмкинлеге булды. Туган як һавасын сулап, чишмә суларын эчеп, туганнары, дуслары белән аралашып, ялларын әйбәт кенә үткәрсеннәр. Бераз ял итеп алгач, мәктәп укучылары белән очрашу үткәрергә планлаштырабыз. Балаларга геройлар белән аралашу бик кирәк! – ди район башлыгы.


Наилә Сәлахова

 Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев