Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Батырлык үрнәге

Бу атнада Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган райондашыбыз – рядовой Иван Шильновны җирләделәр. Хәрби белән хушлашырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде.

Матәм митингы И.Шильновның туган авылы Рус Шуганда үтте. Митинг матәм маршы белән башланды. 
Район башлыгы Альберт Хуҗин И.Шильновның районнан беренчеләрдән булып мобилизацияләнүен билгеләп үтте. ТР Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин “Иван Шильновның кыска гына гомере эчендә үзен чын сугышчы итеп күрсәтүен” әйтте. 
– Иван Шильнов батырлык үрнәге күрсәтте. Әйе, бу сезнең өчен, район, гомумән, республика өчен зур югалту. Әмма И.Шильнов безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, – диде Дәүфит Хәмәдишин һәм И.Шильновның һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. 
Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе Ленар Һадиуллин Рус Шуган авылының электән үк каһарманнары белән дан тотуы турында искә алып, рус-япон сугышында катнашкан Алексей Поганкинны, аның улы – Советлар Союзы герое Петр Днепровны мисалга китерде. 
– Иван тыныч холыклы, ярдәмчел, кешелекле иде. Оста куллы ир-ат буларак авылдашларга төзелеш эшләрендә дә ярдәм итте, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар. 
Иван Шильнов, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак! Йөрәктәге яраны сүзләр белән төзәтеп булмый. Әмма райондашыбыз, аның намуслы, фидакарь тормышы турында хатирәләр үлемнән көчлерәк.
 

Шильнов Иван Михайлович 1982нче елның 29 апрелендә Мөслим районының Рус Шуганы авылында туа. 1997 елда Рус.Шуган урта мәктәбен тәмамлый. 2000-2002 елларда хәрби хезмәт үтә. 
2022 елда И.Шильнов махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. 29657нче хәбрби частьнең миномет батареясының миномет взводында рядовой булып хезмәт итә.
2023нче елның 9 маенда Иван Шильнов Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыгы өчен ул һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев