Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Серле көн (әкият)

Иптәшләре күрми дә кала, Назлыбикә имәннең ачылып киткән ишегеннән эчкә атлый...

Борын-борын заманда яшәгән ди бер кыз. Кечкенәдән үк Назлыбикә табигатькә, тормышка гашыйк булып үсә. Хәтта кояш нурлары да кечкенә кызны һәркөн саен назлап уята.
Бүгенге көн Назлыбикә өчен бик серле тоелды. Иптәшләре белән алар авыл янында үскән имән агачы янында озак итеп уйныйлар. Бервакыт Назлыбикәнең куллары имәннең серле яфракларына тиеп китә. Иптәшләре күрми дә кала, имәннең ишеге ачылып китә.

– Әйдә,  әйдә, Назлыбикә, кер, түрдән  уз. Без сине күптән көттек, – дигән сүзләр ишетелә. Кызчык баскычлар буйлап өскә күтәрелә. Аның өчен билгеле булмаган дөнья ачыла. Бу дөнья гаҗәеп матур үсемлекләр дөньясы була. Ниндидер тавышлар ишетелә. Әмма якын-тирәдә бер кеше дә күренми. Озак тыңлап торганнан соң,  Назлыбикә үсемлекләр сөйләшүен аңлый. Кыз ромашкалар янына килә һәм алар белән сөйләшә башлый.

– Безне дөньяга табигать яраткан, бирегә аны хөрмәт иткән кешеләр генә эләгә, – диләр аңа. Кыз сихри матурлыкка күмелә. Бу гүзәллеккә бик озак сокланып йөри. Чәчәкләр үз тормышлары турында сөйлиләр. Назлыбикә вакытның үткәнен дә сизми кала. Аңа бик күңелле һәм бик рәхәт була.
Шулвакыт кызчык иптәшләре янында булуын аңлый. Бу вакыйгадан соң Назлыбикә дусларын да табигатькә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга өнди.

Риана Кондратьева, Яңа Усы төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев